Югары Осланда өлкән кешеләр өчен ярминкә булачак

2017 елның 18 сентябре, дүшәмбе

30 нчы сентябрьдә ЮгарЫ Осланның үзәк мәйданында өлкән яшьтәгеләр декадасына багышланган ярминкә булачак.

Район башлыгы урынбасары С.Осянин үткәргән киңәшмәдә аның нинди тәртиптә узачагы билгеләнде.

Планда анда эшмәкәрләр һәм шәхси хуҗалык тотучылар үз товарлары белән киләчәк.

Пенсионерлар өчен товарларның бәясе түбәнрәк булачак һәм чәй өстәле дә хәзерләнәчәк.

Ә сәламәтлеге какшаган пенсионерларга товарларны өйләренә китерәчәкләр, я булмаса аларның өйләренә машина җибәрәчәкләр.

Шулай ук мәйданда концерт программасы да узачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International