Район кырларында урып – җыю эшләре дәвам итә.
Һава торышы да моңа уңайлыклар тудыра.
Икмәк төрле кырдан төрлечә чыга: гектарыннан 16 дан 38 центнерга кадәр.
Комбайерларның эше көн саен анализлана.
Аларга 1000 тонна урганнары өчен премия түләнә.
ООО "Заволжье" ның 3 комбайнеры инде премия алды.
Аларның кырларыннан тагын 1280 гектар бодай җыеп аласы калды.
Атна ахырына урып-җыю бетәчәк.