Бүген “Мисс Планета” үзенең конөерт директоры белән Югары Осланга килде.
Башта ул район газетасы редакциясенә, аннан соң район администрациясенә юнәлде.
Анда Настя район башлыгы Марат Зиатдинов белән күреште, башлыкка уңышлары турында сөйләде, алга куелган планнары белән уртаклашты, Грузиядән алып кайткан бүләген тапшырды.
Район башлыгы Настяга алга таба да уңышлар теләде һәм туган ягын онытмаска өндәде.