Гөлфия Абдулловна һәм Асфан Исламович Хафизовлар инде менә 50 ел бергә матур гына гомер кичерәләр.
Аларның горурланырлык әйберләре күп: 3 бала үстереп, аларга югары белем биреп, максатчан тәрбияле итеп озын юлга озатканнар алар.
Бүгенге көндә аларның 6 оныгы, 1 оныкчыклары үсеп килә.
Бу көнне Хафизовлар гаиләсе якыннарыннан, туганнарыннан, кунаклардан бик күп җылы сүзләр ишетте.
Аларның исеме “Районның почетлы юбилярлары” дигән кенәгәгә кертелде һәм район башлыгы Марат Зиатдиновның Рәхмәт хаты тапшырылды.