Бүген актлар залында районның терроризмга каршы көрәш комиссиясе утырышы булып узды.
Анда чыгыш ясаучылар арасында Чибирев Владимир - Осланның Свято-Николо-Ильинской чиркәвенең настоятеле, районның клуб системасы җитәкчесе Е.Мөхәмәтҗанова, китапханәләр системасы җитәкчесе Н.Карасева, музей җитәкчесе А.Решетова, авыл җирлеге башлыклары О.Майорова, Л.Котковалар бар иде.
Соңыннан комиссия башлыгы Илназ Гилязиев районндагы терроризмга каршы көрәш хәлләре турында отчет бирде.