Бердәм дәүләт имтиханнарыннан югары баллар җыяр өчен бик зур тырышлык кирәк.
Әгәр үз-үзеңә ышанып, бар тырышлыгыңны җыйсаң гына яхшы нәтиҗә килеп чыгачак.
Физиканы бирү бигрәк тә кыеннардан санала.
Чөнки бик күп формула, законнарны, физик тәҗрибәләрне, төрле приборларны белер өчен бик күп белем кирәк.
Бу атнада физика буенча практикумнар инде башланды.
Димәк имтиханнарга хәзерлек башланды дигән сүз. Укучылар 3,5 сәгать буена физик КИМ нар чиштеләр.