Макыл мәктәбендә ата-аналар җыелышы булып узды.
Ул яңа уку елы башлануга һәм беренчел проблемаларны чишүгә караган иде.
Бу чарада район мәгариф бүлеге җитәкчесе Л.Абрамова һәм аның урынбасары Ф.Ахметова катнашты.
Җыелышның 2 нче өлешендә 9-11 нче сыйныф укучылары белән киләсе имтиханнар чоры турында аерым сөйләшү булды.