Ел саен республикада сочинениеләр конкурсы үткәрелә.
Аның максаты сочинение язу традицияләрен саклап калу, укучыларның иҗади эшчәнлеген баету, рус теленә уңай мөнәсәбәтне арттыру.
Конкурсның муниципаль этабында 12 мәктәптән 19 бала катнашты.
Тематик юнәлешләре буенча сочинениеләр Октябрь революциясенең 100 еллыгына, планета проблемалары, хезмәт темасы, сәламәтлекне саклау, сәнгать кешеләре, Россия язучылары юбилейлары, кече Ватаным темаларына багышланган иде.
Район укучылары арасында нәтиҗәләр түбәндәгечә:
4 – 6 класслар арасында - Алеев Тимур, 5 класс, Югары Ослан гимназиясе;
7 – 9 класслар арасында - Исмагилов Илһам, 7 класс, Яр Морквашы мәктәбе;
10 – 11 класслар арасында - Осянина Екатерина, 10 класс, Коргуза мәктәбе.
Җиңүчеләрнең эшләре Казанга региональ этапка тапшырылды.