“Бездә – велокросс"

2017 елның 26 сентябре, сишәмбе

Кичә “Березка” балалар бакчасында юл хәрәкәте куркынычсызлыгы атналыгы кысаларында “Көзге велокросс” узды.

Урта һәм өлкән группа балалары үзләренең велосипедта йөрү техникасын яхшы белүләре ачыкланды.

Педагоглар да, ата-аналар да бик актив рәвештә балаларны күзәтте.

Ә балалар кроссны сәламәт килеш җиңеп чыкты.

Шунда ук ГИБДД инспекторы Н.Аксенова балаларга юл йөрү кагыйдәләрен аңлатты, аларга мультфильмнар күрсәтеп, төрле ситуацияләрне аңлатты.

Балаларга юл йөрү кагыйдәләрен дөрес белгәне һәм кросстагы нәтиҗәләре өчен грамоталар тапшырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International