Гаилә юбилее

2017 елның 26 сентябре, сишәмбе

Менә инде 50 ел иңне иңгә куеп бергә атлаучылар арасына Алевтина Николаевна һәм Владимир Алексеевич Севастьяновлар гаиләсе дә килеп кушылды.

1967 нче елның 23 нче сентябрендә алар бергәләп тормыш корып җибәрәләр. Алар кичергән гомер чынлар торып бик үрнәк, алар башкарган эшләр алтынга тиң.

Алар хөрмәтенә бүген ЗАГС бүлеге башлыгы бик матур теләкләр теләде, ә аларның исемнәре “Районның Почетлы юбилярлары” дигән кенәгәгә кертелде.

Котлыйбыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International