Третьяковлар гаиләсе өчен бәйрәм ялы

2017 елның 26 сентябре, сишәмбе

Узган шимбәдә ”Татарстан – яңа гасыр” телеканалынның кунаклары урынында Югары Ослан районының  Сеитово авылының Третьяковлар гаиләсе булды.

Бу март аенда автокатострофада әниләрен югалткан 7 балалы гаиләгә телеканал коллективы Казанда бәйрәм бүләк итте. Балалар башта зоопаркта, аннан соң аквапаркта ял иттеләр, бәйрәм өстәлендә тукландылар. Аарның күңелләрендә бик яхшы мизгелләр калды. Бу сәяхәт вакытында аларга смартфон бүләк иттеләр.

Гаилә башлыгы бу чараны оештыручыларга бик зур рәхмәтен белдерә.

Бу арада гына 3 баласы Макыл балалар бакчасына йөри башлаган.

Тагын бер яңалык: иртәгәдән аларның халыктан җыелган акчаларга өйләрен җылыта башлыйлар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International