Дөньякүләм туризм көне белән!

2017 елның 27 сентябре, чәршәмбе

Хөрмәтле Югары Ослан халкы!

Сезне Дөньякүләм туризм көне белән котлыйм!

Бүген туризм тиз үсә торган перспективалы өлкәләрнең берсе. Безнең район бу өлкәдә иң алга китәрлек үсештә.безнең көчебездән халык өчен уникаль мөмкинлекләр һәм шартлар тудыру тора. Мин ышанам: безнең район республиканың иң кызыклы туризм урыны булып торачак.

Туризм көне ул өлкәдә эшләүчеләр бәйрәме генә түгел, ә актив тормыш рәвеше белән яшәүчеләр һәм сәяхәт итәргә яратучылар  көне дә.

Барлык Югары Ослан халкына оптимизм, уңышлар, җиңел юллар, кызыклы маршрутлар теләп калам.

Югары Ослан муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Л.С.Хәкимҗанов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International