Кичә районда җылылык сезоны башланды. Ул традиция буенча медицина һәм мәгариф учреждениеләрендә башланды.
Югары Ослан территориясендә 15 котельныйга җылылык таратучы 3 оешма бар. Хәзерге вакытта барлык учреждениеләр дә җылылык сезонына әзер: 38 мәгариф, 35 культура объекты, 80 күпквартиралы йорт. Планлы рәвештә системаларны юдырту, төтен чыгу морҗаларын тикшерү эшләре бара.