Югары Ослан авыл җирлеге Советының 31 нче утырышы

2017 елның 27 сентябре, чәршәмбе

Кичә Югары Ослан авыл җирлеге бинасында Югары Ослан авыл җирлеге Советының 31 нче утырышы булып узды.

Анда үзара салымга кергән акчаларны тоту буенча референдум уздыру соравы каралды.

Үзара салымны илдә 38 регион практикага кертте. Узган елда Россия территориясендәге авыл җирлекләре 156 млн сум акча җыйды, аларның 122 миллионы (78%) – Татарстанныкы. Һәр җыелган сум акчага республика тагын 4 сум өсти.

Җыелган акчаларны авыл җирлекләре социаль проблемаларны чишүгә тота. Һәм боларның барысы да үзеңнең яшәү шартларын яхшыртуга юнәлдерелә.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International