Югары Ослан Татарстанның һәр почмагыннан – Казан, Түбән Кама, Яр Чаллы, Бөгелмә, Чабаксардан кунаклар кабул итте.
Рус Макылындагы грунтлы спорт трассасында “багги” автомобиль классы буенча автогонка булды.
Карарга килүчеләр, һава торышы салкын булуга карамастан, бик актив булдылар.
Район башлыгы Марат Зиатдинов, бәйрәмне ачып, иң көчлеләрнең җиңүен һәм катнашучыларга уңышлар теләде.
Ярышларда 15 кеше катнашты. Нәтиҗәләр мондый:
1-нче урын - Талипов Марат (Казан),
2-нче – Ширяева Анастасия (Рус Макылы),
3-нче – Багаутдиноа София (Казан),
4-нче – Ширяев Захар (Рус Макылы),
5-нче – Галлямова Эвелина (Бөгелмә).
Кунаклар ярышларны оештыручыларга бик зур рәхмәтен белдерделәр.