29-нчы сентябрьдә Зәй шәһәрендә ТР яшьләр һәм спорт министрлыгының киңәйтелгән утырышы булып узды.
Аның төп темасы – РФ спорт резервасына кергән яшьләрне медик – биологик хәзерләү турында иде.
Президиум составында министрлык, ведомстволар бар иде. Безнең районнан бу чарада А.Федотов һәм Е.Абызов катнашты.
Бу утырышта районның балалар һәм яшьләр спорт клубы директоры Е.В.Абызовка “Физкультура һәм спорт өлкәсенең атказанган эшлеклесе” исеме бирелде.
Котлыйбыз!