Өлкән кешеләр көнен билгеләп үтү район үзәк китапханәсендә традициягә әверелде.
Бу бәйрәм аларга китап алу гына түгел, ә бер-берсе белән очрашып сөйләшү өчен дә бик зарур.
29-нчы сентябрьдә бу бинада“Энергия ташып торган чор” дип исемләнгән әдәби кичә оештырылды.
Алып баручылар Плохова Т.А., Алемасов С.Н. бәйрәмгә килүчеләрне чәй өстәленә утыртып бик кызыклы очрашу тәкъдим иттеләр.
Анда ярышлар да, уеннар да, җырлар да үрелеп барды.
Барысының да күңеле күтәренке иде.