Иртәнге утырыш

2017 елның 2 октябре, дүшәмбе

2-нче октябрьдә район башлыгы Марат Зиатдинов район Советы һәм Башкарма комитеты хезмәткәрләре белән традицион утырыш уздырды.

Анда сүз район авыл җирлекләре территориясен төзекләндерү, районның кечкенә торак пунктларында сәүдә нокталарының эше, җир контроле, районның инвестицион кызыксыну уятуы турында барды.

Моннан тыш торак-коммуналь сферадагы проблемалар, Бердәм хисап Үзәге эше, аерым авыл җирлекләрендә мусорны чыгару проблемалары күтәрелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International