Кичә районның үзәк китапханәсендә “Аек яшәргә вакыт” дип исемләнгән Бөтендөнҗя аеклык көненә багышланган күргәзмә барлыкка килде.
Алкоголь тормышны кайгыга әверелдерә торган иң куркыныч авыру.
Бар да кечкенә адымнан башлана һәм коточкыч хәлакәтләргә илтә.
Күргәзмәдә бу кешелекне аяктан йога торган күренешкә каршы көрәш чараларын эченә алган материаллар урнашкан.