6 октябрь көнне Югары Ослан районының мәгариф хезмәткәрләре профсоюз оешмасының җитәкчесе Борисова И.В укытучыдар көненә багышланган шахмат турниры оештырды.
Турнирда ветеран укытучылар, инвалид балалар һәм Югары Ослан урта мәктәбе балалары катнашты. Призлы урыннар өчен көрәш бик көчле иде. Беренче урынга - Картапов А.И., икенче урынга - Панферов Владислав, ә өченче урынга Румянов И.Н. һәм Бугорков Савелий лаек булды.