8-нче октябрьдә Килди авыл клубында “Авыл хуҗалыгы эшчесе алдында баш иябез” дип аталган кичә булып узды.
Ел саен октябрь аеның икенче якшәмбесендә 1999 нчы елдан бирле бу бәйрәм билгеләп үтелә.
Бу көнне без Р.Я. Лобашова, Ю.И. Панферовны, А.М. Дуницынаны өйләренә барып котладык.
Авыр еллар кичерүгә карамастан, алар әле тормышта башкаларга үрнәк булып, маяк кебек яналар.
Озын гомер аларга, зур бәхетләр!