Бүген “Чемпион” спорт комплексында өлкәннәр декадасына багышланган очрашу булып узды.
Спорт клубы хуҗасы Е.Абызов картларны клуб эше, аның заллары, спорт җиһазлары белән таныштырды. Аннан соң ГТО нормаларын тапшырдылар. Ә аннан соң шахмат уйнадылар.
Барысы да күңел ачып, чәй эчкәннән соң таралыштылар.