Партия проектын тормышка ашыру дәвам итә

2017 елның 13 октябре, җомга

Без Татар Борнашындагы “Җиңү бакчалары” дип исемләнгән  дендрарийны салуның тәмамлануы турында хәбәр иткән идек инде. Аңа нигез салучыларның берсе – ТР дәүләт Советы депутаты Валерий Власов.

12 нче октябрьдә яңа бакчада чыршылар утырту акциясе булып узды.

Бу юлы акциядә  район башлыгы Марат Зиатдинов, аның ярдәмчесе С.Осянин, Сергей Бурукин, Сергей  Бочков, Ибраһим Исмәгыйлев һәм укучылар  катнашты. Алар бакчага 300 дән артык зәңгәр чыршы утырттылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International