Бүген район башлыгы Марат Зиатдинов ТР Президенты Р.Миннеханов белән бергә Иннополиста укучы 1-нче курс студентлары белән очрашты.
Анда Россия регионнарыннан, Испаниядән, Индиядән, Франциядән, Непаладан һәм башка илләрдән килгән студентлар катнашты.
Президент, яшьләрне котлап, дөньяда бик күп кызыклы һөнәрләр барлыгын һәм яхшы яшәү өчен аларның күбесен белергә кирәклеген әйтте.