Китапның тере битләре

2017 елның 13 октябре, җомга

Район китапханәсендә  китапның тере битләре турында күргәзмә эшли башлады.

Аның өчен бит урталарына кыстырып куя торган билгеләү кәгазьләренең роле зур.

Кешеләр дә китапханә китапларына истәлек әйберләре тыкканнарын онытып, яңадан китапны тапшыралар. Ә китапханәчеләр аларны күп еллардан бирле җыеп барганнар һәм бүгенге көндә алардан күргәзмә оештырганнар.

Бәлкем, кем дә булса үз әйберләрен таныр!?

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International