16нчы октябрь көнне Мулланур Вахитов исемендәге авыл халкының җыены булып узды. Бу җыенда уздырылачак җирле референдумда 2018 елда халыктан үзара салым түләүне кертү турындагы сорау каралды.
Авыл җирлеге башлыгы Марат Идиятуллин 2017 нче елда җыелган үзара салым акчаларының кулланылышы турында хисап тотты.