19нчы октябрьдә “Татар Борнашы урта гомуми белем бирү мәктәбе” МББУсендә тарих һәм җәмгыять белеме укытучыларының район семинары узды. Тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Ирина Дадыкина ике ачык дәрес күрсәтте, 5нче сыйныфта “Фараоннарның хәрби походлары” дигән темага һәм 6нчы сыйныфта “Урта гасырларда сәүдә эшчәнлеге” дигән темага.
Түгәрәк өстәл артында укытучылар дәресләрдә БиС технологиясен куллану үзенчәлекләре турында сөйләштеләр.
Семинарда “Зөя утрау-шәһәре” музей тыюлыгының фәнни хезмәткәре Ульяна Сабирова да катнашты. Ул укытучыларны музей эшчәнлегенең юнәлешләре белән таныштырды һәм хезмәттәшлеккә чакырды.