20 нче октябрьдә Югары Ослан авыл җирлегендә 20 нчы ноябрьдә узачак референдумнарның үзара салымга һәр кешедән 300 сум акча җыю буенча мәсьәләләрен хәл итү һәм гражданнарны референдумда катнашырга чакыру буенча чираттагы җыен булды.
Очрашуга депутатлардан тыш Киров поселогы халкы, Югары Осланның Колхозная, Сенные склады, Восточная, Степана Разина, Набережная урамнары гражданнары җыелды.
Бар халык референдумда катнашырга теләк белдерде.