Район башлыгы Марат Зиатдинов авыл хуҗалыгы өлкәсендә эшләүче хезмәткәрләр белән утырыш үткәрде. Анда сүз туфракны эшкәртү, силос һәм кукуруз җыеп алу нәтиҗәләре, техниканы кышка кую сораулары күтәрелде.
Район башлыгы барлык утырыштагыларга кышка хәзерләнү буенча кисәтүләр ясады һәм кыска вакыт эчендә эшне уңай якка үзгәртү өчен йөкләмәләр бирде.