Елга 2 тапкыр – май һәм октябрь айларында эзләнү отряды Мари республикасының Суслонгер поселогындагы урманнарда эш алып бара. Нәкъ менә шул урында Бөек Ватан сугышы елларында укыту лагере урнашкан булган. Анда сугышка фронтка китүчеләрне хәзерләгәннәр.
Анда укучылар безнең районнан кемнәр булганын, аларның кайсылары табылганын һәм кемнәрне әле эзләргә кирәген билгеләделәр.
Ә мәктәп музее тагын бер экспонат – металлоискательгә баеды. Аны эзләнүчеләр бер землянка янында таптылар . Аны генерал Потапов бүләк иткән булган.