26 нчы октябрьдә Макыл авылы культура йортында көзге бал узды.
Клуб хезмәткәрләре Ольга Родионова һәм Наталья Махнина яшьләр өчен конкурслы-уенлы программа хәзерләделәр.
Катнашучылар егетләр һәм кызлар командасына бүленеп, төрле телевизион шоуларга охшаган ярышларда катнаштылар. Барысы да көченнән килгән талантын күрсәтте.
Чара бик күңелле узды: җырлар, биюләр, көлке кич буе туктамады.
Иң соңыннан дискотека булды.