“Еллары санаусыз” - китап күргәзмәсе

2017 елның 27 октябре, җомга

Югары Осланның үзәк китапханәсендә политик  репрессия елларында  вафат булган кешеләр истәлегенә  “Еллары санаусыз” -  тематик китап күргәзмәсе  барлыкка килде. Анда “Истәлек вакыттан көчлерәк”, “Репрессия – халык трагедиясе”,  “Халык һәм язмышлар”, “ Матур әдәбиятта репрессия темасы” дигән тематик бүлекләр урын алган.

30 нчы октябрьдә безнең илдә кайгылы бәйрәм – политик репрессия корбаннарын искә алу көне билгеләп үтелә. Политик репрессияләр – ил тормышының иң зур чорын эченә алучы вакыт. Анда миллионлаган корбаннар башын салган.

Күргәзмәдән китап укучылар шул ачы елларның кайтавазы булып аларны сурәтләгән вакыйгаларны эченә алган материаллар, документлар, әдәби әсәрләр һәм газета – журналлар белән таныша ала.

Бигрәк тә А. Рыбаковның “ Арбат балалары», А. Солженицынның «ГУЛАГ Архипелагы», В. Шаламовның «Колыма хикәяләре», И. Салаховның «Кара Колыма»  һәм башка әсәрләрен халык яратып укый.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International