26 нчы октябрьдә Алабуга шәһәрендә ТР иҗтимагый Палатасы Культура министрлыгы белән берлектә “Культура әйләнә-тирәсе булдруда социаль ориентацияле НКО ларның роле” дигән темага түгәрәк өстәл оештырды. Безнең районнан анда культура бүлеге башлыгы Марина Назарова катнашты.
Анда катнашучы коммерцияле булмаган оешмалар казачество, спортсменнар, шагыйрьләр, рәссамнар, волонтерлар, фән эшлеклеләренең интересларын якладылар. Алар барысы да бу очрашуның бик кирәкле булуын азсызыкладылар.
Сораулар бизнес өлкәсендәге җаваплылык, инвалидларны реабилитацияләү, сәламәтлеге чикләнгән балаларга багышланан проектларны тормышка ашыруга багышланды.