27 нче октябрьдә район Башкарма комитет җитәкчесе Ленар Хәкимҗанов җитәкчелегендә иҗтимагый торак комиссиясе утырышы булып узды.
Көн тәртибенә түбәндәге сораулар куелган иде:
1. Социаль ипотекага учетка куяр өчен гариза һәм башка документлар турында;
2. Яшь баласы туган гаиләгә социаль ипотека программасына басар өчен гариза һәм башка документлар турында;
3. Үлү турында таныклыгы булган гаиләләргә социаль ипотека программасына басар өчен гариза һәм башка документлар турында.