27 октябрь көнне Матюшино урта гомуми белем бирү мәктәбендә башлангыч һөнәр әзерләү үзәгенең ачык ишекләр көне узды.
Бу чарага Югары Ослан районының мәктәп директорлары һәм 9-10 нчы сыйныф укучылары, шулай ук аларның әти-әниләре чакырылган иде. Югары Ослан муниципаль районының Башкарма комитеты җитәкчесе Хәкимҗанов Ленар Саетҗан улы барысын да районның 2020 елга кадәр бурычлары белән таныштырды. Матюшино урта гомуми белем бирү мәктәбе директоры Илдус Әнвәр улы Шәрәфиев үзәкнең башкарылган эшләре турында чыгыш ясады, һөнәр әзерләү үзәгенең 2017-2018 нче уку елына матди-техник база, һөнәрләр исемлеге, мөгаллимнәр һәм эш графигы белән таныштырды.
Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Гобәйдуллин Рәшит Галимҗан улы катнашучыларны “Уңыш – 2017”дә үзәкнең актив катнашуы турында сөйләде һәм яшь комбайнчы Евгений Тюркинга намуслы хезмәте өчен рәхмәт хаты һәм акчалата премия тапшырды. Шулай ук ул акчалата премия белән, бөртекле культураларны урып-җыюда актив катнашканы өчен, Илдус Әнвәр улы Шәрәфиевны бүләкләде.