Казанда полиция хезмәткрләренең профессиональ бәйрәменә багышланган картинг буенча ярышлар булып узды.
Бу Кубок инде 12 нче тапкыр уздырыла.
Аның максаты – балаларның юл бәлаләреннән тыю, спортның техник төрләрен популярлаштыру, транспорт белән идарә итү үзенчәлекләренә өйрәтү.
Бу көнне республиканың 30 авыл һәм шәһәреннән спортсменнар катнашты.
Безнең районнан анда Тимур Карасев һәм Иван Карасев барды. Әти- әниләренең мундирын лаеклы яклады алар.