Октябрьский поселогында республика Программаары ябылды

2017 елның 29 октябре, якшәмбе

2017 нче елда капиталь ремонт программасына Октябрьский авылы культура йорты кертелгән иде.
Ел буенча монда искиткеч зур эш башкарылды: түбә һәм керү группасы ябылды, тәрәзәләр һәм ишекләр алыштырылды, җылылык бирү системасы яңатылды, санузел алыштырылды.

Прогрммадан кергән акчалар тулысынча бетте, хәзерге көндә мөуниципаль бюджет хисабына тамашачы залы ремонтлана.

Шул ук көнне Вахит авылындагы ятим балаларга дип төзелгән 2 йортны, Ташевка авылындагы бакчаларга илтә торган юлны, Бакча Сарай һәм Матюшино  авыллары арасындагы  чокыр аша корылманы карап йөрдек. Барысы да эшләнгән, димәк, программа үтәлгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International