Җир бүлү буенча бәхәсләр

2017 елның 30 октябре, дүшәмбе

Җир бүлү буенча бәхәсләр, гадәттә, җирнең чикләре билгеле булмау очрагында килеп чыга. Анда һәр квадрат метр исәптә булырга тиеш.

Практика күрсәткәнчә, бар кеше дә межевание турында белми.

Күчемсез милек турында белешмәләр Бердәм дәүләт реестрында гына бар.

Кадастр Палатасы әйтүенчә, кадастр инженеры белән килешүне бик игътибар белән төзергә кирәк. Күршеләрдән имзаларны да инженер җыярга тиеш.

Хәзерге көндә документларны кабул итү кагыйдәләре дә үзгәрде. Бүгенге көндә яңа закон тәртибендә  кадастр инженеры документларны үзе килеп тапшырырга тиеш, я булмаса Росреестр Порталы аша үзе бирергә тиеш.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International