5 мең татарстанлы ТР Росреестры җәзасына дучар булды

2017 елның 30 октябре, дүшәмбе

2017 нче елның 9 ае эчендә ТР Росреестры 504 тикшерү уздырды һәм  җир законнарын бозу буенча 4762 факт ачыкланды. Шулар буенча 19 млн. сум штраф салынган.

Иң күп закон бозу үзлектән җир биләп алу һәм икенчесе – бирелгән җирне максатчан кулланмау.

Татарстан Росреестры кисәтүе буенча, закон бозулар нинди генә булмасын,  алар иртәме, соңмы – барыбер ачыклана.

Барлык сораулар буенча Казан, Авангардная урамы, 74 нче йорт, 4 нче подъезд адресы буенча мөрәҗәгать итә аласыз.

Телефон: 255-25-22.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International