Конституциянең 25 еллыгына

2017 елның 30 октябре, дүшәмбе

ТР Конституциясенә - 25 ел

Югары Ослан районында республиканың төп документы Конституциянең законнарын һәм нигезен өйрәнүгә багышланган төрле чаралар оештырыла. 16 мәктәптә депутатлар һәм авыл җирлеге башлыклары катнашында  парламент дәресләре узды. Аларда 330 кеше катнашты.

30 нчы октябрьдә лекторлар группасы гражданнар белән очраша. Чаралар районның үзәк китапханәсендә һәм администрация йортында узачак. Анда сәламәтлекне саклау, мәгариф, культура, агропромышленность өлкәсе вәкилләре һәм предприятие һәм оешмалардан 150 кеше катнашачак.

Бүген бу документка бгышланган лекцияне ТР Президенты дәүләт-хокук идарәсе башлыгы Н.Фомина укыды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International