31 нче октябрьдә Югары Ослан район Советының утырышлар залында Терроризмга каршы көрәш комиссиясе утырышы булып узды.
1 нче сорау буенча көн тәртибендә халыкның һәрвакыт уяу булуы таләп ителүе, терроризмга каршы көрәшне контрольләү, терор характерындагы хәлләргә очраганда халыкны эвакуацияләү турында МВД участковыйлары башлыгы Ионов Евгений чыгыш ясады.
2 нче сорау буенча терроризмга каршы көрәш комиссиясенең 2017 нче елның 7 нче октябрендә чыккан 1235 номерлы РФ хөкүмәте карарының үтәлеше турында сүз барды. Анда Мәгариф учреждениеләрендә куркынычсызлык паспортлары булдыру турында район башлыгы киңәшчесе Ильназ Гыйләҗиев чыгыш ясады.