ТР территориясендә 1 нче ноябрь күрсәткечләре буенча 74 000 аерым шартлар таләп итүче саклау зонасы бар.
Шул зона чикләренә керүче Җир участогы законлы рәвештә сатылырга һәм бүләк ителергә мөмкин. Ләкин йорт сатып алучы андагы җирләрне куллана алмаячак.
Аерым шартлар таләп иткән исемлеккә санитар - саклану зонасы, культура мирасы зонасы, сусаклагыч зона, саклау объектлары, тагын РФ законнарына буйсынучы башка зоналар керә.
Аның турындагы мәгълүматны ФГБУ «ФКП Росреестра» сайтының “Сервислар” дигән бүлегендә һәм ЕГРН ның күчемсез милек объекты турындагы белешмәдән белеп була.