Эшлекле утырыш

2017 елның 2 ноябре, пәнҗешәмбе

Бүген ООО " Заволжье" базасында  район башлыгы Марат Зиатдинов җитәкчелегендә  утырыш узды.

Анда Мәйдан, Олы Мәми, Коргуза, Канаш авыл җирлекләре башлыклары, предприятие  җитәкчеләре чакырылган иде. Утырышта бу территорияләрдәге проблемалы сораулар күтәрелде.  Иң төп сорау ООО " Заволжье " предприятиесендә эш хакы түләнмәү сәбәпле специалистларның китүе.

Предприятие хуҗасы Р. Төхвәтуллин эшчеләргә июнь-сентябрь айлары өчен акча түләнмәгәнлеген әйтте һәм ноябрь аенда бурычларны ябарга сүз бирде.

Сөйләшү бик катгый төс алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International