“Маршакны яратыгыз, аннан өйрәнегез!”
А.М.Горький.
Гомер буе Самуил Яковлевич Маршак барлык балаларның чын дусты булган. Аның шигырьләре бөтен юлларында матурлыкны яратырга, шигъриятне сөяргә өйрәтә.
Китапханәчеләр балаларны язучының биографиясе, иҗаты белән таныштырдылар, презентация күрсәттеләр, табышмаклар һәм кроссвордлар чиштеләр.
Ахырдан балаларга аның китапларын тәкъдим иттеләр һәм аның әсәрләренә мультфильмнар карадылар.