Бүген Казанда чираттагы Авыл хуҗалыгы ярминкәсе булып узды. Үзләренең ияләшкән урыннарында тагын фермерлар Роберт Сибгатов, Сергей Николаев, Ильшат Садриев, агрофирма "Заря" һәм " Заволжье", Макыл сөт заводы продуктлары белән сату иттеләр.
Узган еллардан аермалы буларак быел шәхси үз хуҗалыгы продуктларын сатучылар артты. ЛПХ: Владимир Раков, Александр Иванов – ит белән, Елена Насырова – кош ите белән бик күпләрне үзләренә җәлеп итте.
Макыл, Килди, Ямбулатово, Печищи һәм Борнаш авылы җирлекләре башлыклары үзләре дә катнашты.