Озын тормыш юлын бергә үтеп, күп нәрсәләрне бергә бүлеп 60 ел гомер бергә узган парларны котлыйсы бик дулкынландыргыч хәл.
4 нче ноябрьдә Мария Андреановна һәм Леонид Спиридонович Титовларның бергә тормыш корып җибәрүләренә инде 60 ел тулды.
Бүген юбилярларны котларга район башлыгы Марат Зиатдинов һәм ЗАГС бүлеге башлыга Наталья Кадырова килде. Аларның исемнәре бүген “Районның почетлы юбилярлары” дигән кенәгәгә кертелде. Якыннары, туганнарыннан бик күп җылы сүзләр яңгырады.