5 нче ноябрьдә Макыл авылында Фәния Гәләветдинова һәм Галимҗан Фәгыйзович Зиатдиноларның алтын юбилеен билгеләп үттеләр.
50 ел гомерне тыныч, матур, балаларга карата мәхәббәт, бер-берсенә ихтирам белән кулга-кул тотынышып үтте алар.
Ярату һәм хөрмәттә 3 бала тәрбияләп үстерделәр. Балалары да үз балаларын ата-анасына лаеклы итеп тәрбияләргә омтылдылар: эшне яратырга, олыларны хөрмәт итәргә, киләчәккә омтылыш белән яшәргә, максатыңа ирешергә – барысына да өйрәтергә тырыштылар алар. Яшь гаиләләргә менә кемнәрдән үрнәк алып яшисе бар!
Бу көнне аларның исемнәре “Районның почетлы юбилярлары” дигән кенәгәгә кертелде. ЗАГС башлыгы Н.А.Кадырова аларга мәрхәмәтле тыныч тормыш теләп, район башлыгының Рәхмәт хатын тапшырды. Балалары, якыннары исеменнән бик күп җылы сүзләр кабул итеп алды алар бу көнне.
Без дә котлауларга кушылабыз! Исән-сау һәм озак яшәгез!