Бүген, 7 нче ноябрьдә, район башлыгы Марат Зиатдинов ТР Президенты Рөстәм Миннеханов җитәкчелегендә узган Алкоголь продукцияләр әйләнеше хәлен контрольләү Советы утырышында катнашты.
Президент үз чыгышында республикада Алкоголь продукцияләр әйләнеше бу елның 9 аенда 4% ка арткан. Бу күрсәткеч 18 районда аракы сату күләме кимегән. Бу халыкның суррогат куллануы белән бәйле икәнен әйтте ул. Шуңа күрә кешенең бу эчемлекләрне кулланып агулану фактлары күбәюенә басым ясады. Соңгы вакытта гына да 14 яшенә кадәр булган 29 бала, 27 яшүсмер агуланган.
Президент алкоголь базарында эшләрне яхшырту буенча “юл картасы” хәзерләргә кушты. Моның өчен “Халык контроле” системасын куллану бик җайлы икәнлеген искәртте.