Рус Макылындагы Яшҗләр клубында тренер Ильшат Шәрипов җитәкчелегендә ТР Конституциясенең 25 еллыгына багышланган өстәл теннисы буенча ярышлар узды.
Ярышларда барлыгы 10 укучы катнашты.
Урыннар болай бүленде: 1 нче урын - Ахметов Зөлфәт, 2 нче урын - Макаров Степан, 3 нче урын - Сахров Зөлфәт. Турнир призерларны грамота һәм призлар белән бүләкләүдән соң тәмамланды.