Районның авыл хуҗалыгы һәм сәүдә бүлегенең 24 нче форма отчетларына караганда, 1 нче ноябрьгә район предприятиеләрендә 20863 центнер ит җитештерегән. Бу узган елның шул чорына караганда 264 центнерга күбрәк дигән сүз.
Барлык предприятиеләр дә үз җитештерүчәнлеген саклаган, тик ООО «АПК «Заволжье» гына 417 центнерга киметкән.